2008 елда Казанда капиталь ремонтка акча ике тапкыр күбрәк акча тотылачак

Казанда 2008 елда халык исәбенә торак фондны 340,771 млн. сумга капиталь ремонтлау көтелә
(Казан, 28 декабрь, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казан шәһәр Думасының уналтынчы сессиясенең икенче утырышында депутатлар Казан шәһәре вәкиллекле органының 2005 елның 24 декабрендә кабул иткән “Муниципаль берәмлек башкарма комитеты органнарын гамәлгә кую – Башкарма комитетның муниципаль учреждениеләре турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертте.
Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, әлеге үзгәрешләр һәм өстәмәләр Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Законын гамәлгә ашыру һәм Башкарма комитетка караган учреждениеләрнең җирле үзидарә органнары карамагында булган җир участокларына вәкаләтләрен ачыклау максатыннан кертелә. Денис Калинкин сүзләренә караганда, нәтиҗәдә Башкарма комитетның Торак сәясәте идарәсе составында Казан шәһәрендә күпкатлы фатирларны өлешләп төзү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча бүлек оештыру көтелә.
Әлеге бүлекне оештыру Торак сәясәте идарәсенә күпфатирлы йортларны өлешләп төзү белән шөгыльләнүче төзелеш оешмалары эшчәнлегенә күзәтчелекне көчәйтү, күпкатлы фатирларны өлешләп төзүдә катнашкан затларны яклау (бүгенге көндә Казан шәһәрендә өлешләп торак төзүдә алданган гаиләләрнең саны 5 меңгә җитә) вәкаләтләрен бирә. Бүлекнең төп максаты – Казан шәһәрендә төзелә торган күпфатирлы йортлар төзелешенә даими күзәтчелек итү, гамәлдә булган законнар нигезендә намуссыз төзүчеләрне җаваплылыкка тарту, Казан шәһәре территориясендә өлешләп төзүдә алданган кешеләрнең Реестрын төзү, өлешләп төзелүче күпфатирлы йортларның исәбен яңартып тору.
Казан шәһәрендә күпкатлы фатирларны өлешләп төзү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча бүлек, Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыручы буларак, ТР бюджетыннан финансланачак. Анда 14 кеше эшләячәк дип көтелә.
Бүген сессия утырышында Казан шәһәр Думасы депутатлары “2008 елда Казан шәһәренең капиталь чыгымнар программасы турында” карарын да тикшерде. Әлеге карар Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә эшләнгән. Бу нисбәттән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин 2008 елда капиталь төзекләндерүгә башка еллардан ике тапкырга күбрәк чыгым тотылачагын билгеләп узды.
Әлеге карар проектында Казан шәһәренә метрополитен төзү өчен республика бюджетыннан килә торган 500 млн. сум чагылыш тапкан.
“2008 елда Казан шәһәренең капиталь чыгымнар программасын гамәлгә ашыру кысаларында, социаль өлкә объектларын төзүгә һәм төзекләндерүгә – 244,19 млн. сум, капиталь ремонтка – 666,18 млн. сум җибәрү карала. Шулай ук халык исәбенә торак фондны 340,771 млн. сумга капиталь ремонтлау көтелә.
Аерым алганда, торак фондны капиталь ремонтлауга – 301, 472 млн. сум, кеше яшәми торган йортларны бетерү һәм консервацияләүгә – 10 млн. сум, зиратларны капиталь ремонтлауга – 11,42 млн. сум, мәгариф объектларын төзекләндерүгә – 84,061 млн. сум, мәдәният оешмаларын ремонтлауга – 2,806 млн. сум, физик культура һәм спорт объектларын ремонтлауга – 1,366 млн. сум, яшьләр сәясәте оешмаларына 1,227 млн. сум акча җибәреләчәк.