Казанда вакытлыча Журналистлар урамы ябыла

Бу суүткәргечләрне салу буенча эшләргә бәйле

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда автомобильләр өчен Журналистлар урамы ябыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суүткәргеч торбаларны салу буенча эшләргә бәйле рәвештә, 29 нчы ноябрьдә сәгать 22.00 алып, 2 нче декабрьдә сәгать 06.00 кадәр әлеге урамда 12 нче һәм 14 нче йортлар янында хәрәкәт туктатыла.
Шулай ук 2 нче декабрьдән алып, 22 нче декабрьгә кадәр Ботаническая урамындагы 7 нче номерлы йорт тирәсендә хәрәкәт туктатыла.
Казан шәһәре Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә чакыра.