ТДГГПУ студентлары өчен өч көндә - "бөек күченеш" галәмәтләре

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин бүген Универсиада авылындагы студентлар шәһәрчеге бүлмәләрен карап йөрде

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген, иртәгә һәм 1 ноябрь көннәрендә Универсиада авылындагы студентлар шәһәрчеге тагын 800дән артык студентка “үсәчәк”. Бу мәшәкатьләр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентларына кагыла: алар 1 нче корпусның душ һәм санузеллары да булган 2 һәм 3 урынлык бүлмәләргә урнаша.

Аерым алганда, бүген татар филологиясе һәм психология, тарих факультетлары студентлары һәм аспирантлары – барлыгы 244 егет һәм кыз кереп урнашу мәшәкатьләре белән мәшгуль. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бүген Казанга килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин да студентлар бүлмәләрен, медицина кабинетын карап-бәяләп йөрде. Иртәгә исә социология, хокук белеме, икътисад һәм физик тәрбия факультетлары яшьләреннән 259ына бүлмәләр бирелә. Киләсе атна дүшәмбесендә исә чит ил телләре һәм табигать-география фәннәре факультетларыныкылардан 320 студентка чират җитә, дип белдерде “Универсиада-2013 башкарма дирекциясе” генераль директоры Владимир Леонов. Шул рәвешле, быел 30-31 августта студентлар Универсиада авылы корпусларына күченә башлаган булса, ул эш әле дә дәвам итә һәм хәзерге вакытта анда дөньяның 31 иленнән килеп белем алучы 1,5 мең студент яши.