Республика һәм Шәһәр көнендә Казанның җәмәгать транспорты озаграк эшләячәк

Мэриядән шундый хәбәр бар

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). 30 август - Республика һәм Шәһәр көнендә Казанда бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, башкаланың җәмәгать транспорты һәм метрополитен ял көнге график буенча 24.00 сәгатькә кадәрге режимда эшләячәк.

Транспорт чараларының хәрәкәт итү графигы белән биредә танышырга була, дип хәбәр итә мэрия сайты.