Универсиада алдыннан Казан каласы урамнарында велопарковкалар эшли башлый

Гомумфайдаланылыш велосипедлары – “Универсиада-2013”кә әзерлек кысаларында мөһим программаларның берсе санала

 (Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы урамнарында Универсиада алдыннан велопарковкалар ясала. Башкаланың велопарковкалар системасын рәсми ачу Казан каласы хакимияте һәм “Russ Outdoor “ тышкы реклама операторы тарафыннан оештырылып, ул КФУның төп бинасы һәм “УНИКС” комплексы каршында урнашканында 1 июль 12 сәг. 15 минутка билгеләнгән.

Дөньяның 67 шәһәрендә файдаланылышта булган “Cyclocity” технологиясе буенча оештырылган Казан велопарковкалары ситемасына 47 мең ике тәгәрмәчле “тимер ат” җәлеп ителгән, көн саен кимендә 120 мең прокат хезмәте күрсәтелер дип фаразлана. Шул рәвешле, дөньяда уңышлы эшләп килгән мондый модель Россия күләмендә беренче тапкыр Казанда гамәлгә керә, дип белдерә оештыручылар. Гомумфайдаланылыш велосипедлары – “Универсиада-2013”кә әзерлек кысаларында шәһәр җәмәгать транспорты системасын үстерү буенча каралган чаралар комплексындагы мөһим программаларның берсе ул, дигән фикердә алар.