Казан юлларында тәртип сакчылары юкка-барга бәйләнә дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми – Рөстәм Ибраһимов

Хуҗасы исерек килеш руль артына утырып барганда тотылып, 3 меңнән артык транспорт штрафстоянкага урнаштырылган

 (Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Җиңел машиналарның бамперы ярыла башлаганнарын, алгы тәрәзәсе чатнаганнарын да, техник яктан төзек түгел сылтавы белән, Универсиада алдыннан юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып штрафстоянкага куйдырта дигән имеш-мимешләр йөри, бу чынлыкта шулаймы?

Бүген “Татар-информ” агентлыгында журналистлар белән очрашкан Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Ибраһимовка шундый сорау куелды.

Аның сүзләренчә, быел моңарчы Казан ЮХИДИ хезмәтенекеләр 270 меңнән артык административ материал төзегән, шуларның 200е транспорт чарасының техник сәбәптән штрафстоянкага куелуы белән бәйле. Хуҗасы исерек килеш руль артына утырып барганда тотылып, 3 меңнән артык транспорт та штрафстоянкага урнаштырылган. Аерым алганда, әлеге хезмәт көчәйтелгән режимда эшли башлагач, мисалга, 21 июньнән соң махсус стоянкаларга 10 транспорт чарасы урнаштырылган булып, шуларның 4се – транспорт һәлакәтенә юлыкканнан соң. Шушы көнне нибары 4 материал төзелгән: җиңел машинаның фаралары ватык булу сәбәпле, 100 сум штраф кына салынган, калган 3 материал җәмәгать транспортына карый – троллейбусның тәгәрмәче өзелгән, автобус якын утын кабызмый гына хәрәкәт иткән, автобус транспорт һәлакәтенә юлыккан. Чыннан да, ватык тәрәзәле, ярык бамперлы машиналарны юллардагы патруль хезмәте туктата, чөнки болар күренеп торган техник төзексезлек булганга туктатырга сәбәп, шуннан техник хилафлыкларның башкалары юкмы дип тикшерү уздырыла. Руль белән идарә итүдә, тормоз системасында яки автопоезд составындагы тарту-тоташтыру җайланмасында төзексезлек – нибары шушы 3 очракта гына транспортның дәүләт номеры салдырыла, штрафстоянкага куйдырыла, дип аңлатты Р.Ибраһимов.

Транспорт чарасының аптечкасы, янгын сүндерү баллоны булмаганнарга карата быел шушы вакытка кадәр Казан буенча барлыгы 181 материал төзелгән. Шул рәвешле, юлларда тәртип сакчылары юкка-барга бәйләнә дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми, ди Татарстан башкаласының баш автоинспекторы.