И.Метшин: “Мәдәни Универсиаданың максаты – Россия һәм Татарстанның бай милли традицияләрен бөтен дөньяга күрсәтү”

Казанның Универсиада паркы кунаклар кабул итәргә әзерләнә

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Казан каласында XXVII Универсиада уздырылган вакытта Кремль төбендә эшләячәк Универсиада паркы Мәдәни Универсиада кысаларындагы күп санлы чаралар уздыру урыны булачак.

Бүген Универсиада паркын инспекцияләгән мэр Илсур Метшин сүзләренчә, Мәдәни Универсиаданың максаты – Россия һәм Татарстанның бай милли традицияләрен бөтен дөньяга күрсәтү. Биредә һәркем өчен ял һәм бәләкәйләргә уен зоналары, концерт мәйданчыклары, шулай ук татар һәм рус утарлары урнаша. Универсиадаларның алдагыларын үзләрендә үткәрергә дәгъвалаган Красноярск һәм Казакъстан йортлары әлеге паркта аерым урынлы булачак, красноярскилылар үзләренекендә ясалма боз катырып, анда тимераякларда шуу мөнкинлеге булдыра хәтта. FIFA Халыкара футбол федерациясе дә, футбол буенча 2018 елда булачак дөнья чемпионаты алдыннан беренче буларак, үзенең мәйданчыгын ачып җибәрә. Паркның үзәк мәйданын кичке сәгатьтә (21.45тән алып 23.00кә кадәр) биләячәк Cirque du soleil – Кояш циркы 7 июльдән башлап көн дә урам шоусы күрсәтәчәк, аны паркның теләсә кайсы турысыннан күреп булачак. Шул рәвешле, Игенчеләр сарае янындагы парк казанлылар һәм Универсиаданың күп меңләгән кунакларын кабул итәргә әзерләнә.

Универсиада паркына көн дә 12дән кичке 6га кадәр теләгән һәркем ирекле рәвештә керә алачак, аннан соңгы кичке программага - спорт ярышларына алынган билетлар буенча. Бирегә шәһәрнең җәмәгать транспортында килеп була, шәхси транспортта килүчеләр исә автомобилен “Казан” милли мәдәният үзәге каршында калдырып тора ала.

Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Универсиада паркында халыкны ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе белән “Татпотребсоюз” җитештерү-сәүдә оешмасы шөгыльләнә, менюны да эпидемиологик нормаларга туры китереп шушы оешма төзегән. Мэр исә туңдырма, снек (озак саклана һәм туклану өчен әзер булган) продукцияләр, эчемлекләрне үз вакытында китерелеп торуы мөһимлеген искәртте. Парк читләрендә 30 биотуалет һәм 2 туалет модуле куела. Санитар зона һәм тулаем парк чисталыкта тотылырга тиеш – шәһәр башлыгы чисталыкка бәйле барлык мәсьәләләрне эшләп-оештырып бетерүне йөкләде.