^"Казанский тепличный" Совхозы" ҖЧҖнең яшелчәчеләре шәһәрлеләрне яңа гөмбә белән сыйларга ниятли

^"Казанский тепличный" Совхозы" ҖЧҖнең яшелчәчеләре шәһәрлеләрне яңа гөмбә белән сыйларга ниятли

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Казанский тепличный" Совхозы" ҖЧҖнең яшелчәчеләре яңа төр гөмбә - шиитаке үстерергә керешә. Гөмбә мицелийлары Мәскәүдән кайтарылган, ә анда, үз чиратында, Япониядән. Әлеге гөмбәне үстерү өчен 2,5-3 ай кирәк. Сентябрьдә Япония продукты казанлыларның өстәлендә пәйда булачак. Яшелчәчеләр сүзләренчә, яңа гөмбәләре калорияле булуы белән аерылып тора, шуңа күрә сәламәтлек өчен аеруча файдалы.