Казан базарларында "соры" хезмәт базарына каршы көрәш дәвам итә

Казан базарларында "соры" хезмәт базарына каршы көрәш дәвам итә

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казан хакимияте башкала базарларында тәртип салырга тырыша. Шәһәрнең сәүдә, җәмәгатьчелек туклану һәм кулланучылар хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, башкала базарларында 15 меңгә якын эшче хезмәт куя, ә базар директорлары мәгълүматлары буенча 12 мең тирәсе генә.

Базарларда инвентаризация үткәрү июньдә башланды һәм агымдагы елның 1 июлендә тәмамланачак. Бу вакыт эчендә тикшерүләр үткәреп, Казанның һәрбер базарында сатучылар һәм арендаторлар санын ачыкларга кирәк. Мисал өчен, бүген тикшерүчеләр бу вәзгыятьне ачыклау максаты белән Казанның Мәскәү һәм Вьетнам базарларында, шулай ук Идел буе районының "соры" хезмәт базары теркәлгән "Анчар"да булдылар.

Әмма уңай нәтиҗәләр дә бар. Бүген базарда сатучы 6 мең кешенең шәхси сатучы карточкасын рәсмиләштерү турында документы бар, ә шундый 4200 карточка үз хуҗасын тапты. Әлеге идарә белгечләре башкала базарларында инвентаризация нәтиҗәләрен июль башында ясарга планлаштыра.