^Беренче августта Халыкара ат-спорт комплексында сынап карау чабышлары үтәчәк

^Беренче августта Халыкара ат-спорт комплексында сынап карау чабышлары үтәчәк
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 1 августта Казанның иске аэропорт территориясендә төзелгән Халыкара ат-спорт комплексында сынап карау чабышлары үтәчәк. Моның белән бәйле рәвештә 15 июльдән соң чара үткәрелү урынына Франция, Бөекбритания, Финляндия, Балтыйк илләреннән атлар алып кайта башлыйлар. 26-30 августта Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Халыкара ат-спорт комплексында Россия һәм Татарстан Президентлары кубогына ат чабышлары үтәчәк.