420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген 20.00 сәгатьтән иртәнге 7.00 сәгатькә кадәр Уң Болак урамының Татарстан урамыннан Чернышевский урамына кадәр участогында юл полотносын реконструкцияләү сәбәпле, транспорт хәрәкәте өчен юл ябылачак. Бу турыда бүген Казанның ЮХИДИнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моннан тыш, бүген 22.00 сәгатьтә Горький шоссесы урамында юл билгеләре ясау буенча эшләр алып барылачак. Казанның ЮХИДИ белгечләре машина йөртүчеләргә әлеге участокларда йөргәндә игътибарлы булырга чакыра.