И.Метшин: «Казан яңгыр сулары ага торган канализацияләр белән 19 процентка тәэмин ителгән»

Шулай да, Универсиадага зур күләмле төзелеш эшләре алып барылганнан соң бүгенге вазгыять сизелерлек үзгәрәчәк, дип ышандыра Казан шәһәре мэры

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин юллардагы яңгыр һәм кар сулары агып китә торган канализация челтәрләре проблемалары белән урыннарда танышып йөрде.

Мэр сүзләренчә, Казан территориясенең өчтән бер өлеше су басу зонасына керә. Табигый ландшафт исә үзлегеннән генә артык суларны гамәлдәге сулыкларга агызырлык түгел. Шуңа күрә шәһәрне артык судан саклау корылмалары комплексы булдырылган: 7 суырту  (насос) станциясе хезмәт күрсәтә һәм елына уртача 100 млн. куб.м чамасы, ә сәгатенә 64400 куб.м грунт, дренаж һәм җир өстеннән агып төшкән су җыела торган коелардан пычрак суны суырта, 336 км  гомуми озынлыкта яңгыр сулары ага торган канализация коллекторы һәм шулар өчен төзелгән 2635 кое, 2839 яңгыр суы кабул ителә торган урын, 18 км озынлыкта ачык һәм ябык канау, баланс өчен Кабан күле, Казансу, Болак кебек барлыгы 12 км озынлыкта табигый сулыклар, 24 км гомуми озынлыктагы 13 дамба һәм буа бар. Шушы зур хуҗалык «Гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү буенча идарә» муниципаль унитар предприятиесе карамагында.

«1957 елда төзелгән дамба, мәсәлән, совет чорында башкарылган сыйфатлы эш, шулай ук сыйфатлы немец насослары һәм аны дөрес эксплуатацияләү бәрабәренә генә үзенең функциясен башкаруын дәвам итә, дөрес, әлеге предприятие яңгыр сулары ага торган канализацияләр белән 25 ел элек кенә шөгыльләнә башлаган», - ди мэр. Хәзер исә Казан 19 процентка гына (әйтик, Мәскәү - 84, Түбән Новгород – 19, Самара 18 процентка) яңгыр, кар сулары ага торган канализацияләр белән тәэмин ителгән, нигездә, алар магистраль юлларда.

«Шушы проблемаларны хәл итү өчен проектлау эшләре алып барыла, моңа 2 миллиард сум тирәсе акча кирәк. Җир асты сулыклары өстендә урнашкан районнар бар, әнә Яңа Савин районы шундый. Бу мәсьәлә зур проблема булса да, ул хәл итәрлек», - дип аңлатма бирде И.Метшин. Аның сүзләренчә, проблеманың икенчесе – люклардагы рәшәткәләрнең әледән-әле «юкка» чыгуы. Ачык люклар исә автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр иминлегенә куркыныч яный. Шәһәр хакимияте, эчке эшләр органнары бу юнәлештә тырышлык куйса да, вазгыятьне тамырыннан үзгәртерлек түгел. Шуңа күрә люкларның кеше урлап китә алмый торганын уйлап тапканнар. Ул элеккегеләреннән шактый зур, авыр һәм капкачы тупсага утыртылган. Ләкин мондыйлары яңа салыначак һәм реконструкцияләнәчәк юлларга гына куела, хәтта шарт булып тора (шундый канализация челтәре ел саен 10-15 км чамасы озынлыкта арта тора), ә барлык люкларны да яңаларына алыштыру, шәһәр башлыгы фикеренчә, артык кыйммәткә төшәчәк. Шулай да, Универсиадага зур күләмле төзелеш эшләре алып барылганнан соң бүгенге вазгыять сизелерлек үзгәрәчәк, дип ышандыра мэр. «Дөрес, без хәзер дә кул кушырып утырмыйбыз. Мәсәлән, яңгыр һәм кар суы күпләп җыела торган Әмәт авышлыгы, Роторная урамы, ЮХИДИ тирәсе бу бәладән котыла – шушы проблеманы хәл итү өчен 27 миллион сумлык эш башкарыла һәм ул инде төгәлләнү алдында», - дип аңлатты ул.

Шәһәр башлыгын озатып йөргән гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү буенча идарәнең баш инженеры Камил Вәлиев исә яңгыр, кар сулары белән чүп-чар төшеп тыгылган, ләм утырган канализацияне чистарту өчен узган елны сатып алынган 5 берәмлек махсус техниканы мактап бетерә алмый. Ул машиналарның «ДТК-280» маркалы 3се каналлар юдырта торган булса, «ДТК-225» маркалы 2се комбинацияләнгән, ягъни каналлар да юдырта, ләмне дә суыртып ала. «1986 елга кадәр бездә махсус техника бөтенләй юк иде, су сиптерә торган машина белән канализацияне юдыртып, калган эш кул белән башкарылды. Хәзер карамагыбызда 12 берәмлек төрле махсус техника бар. Комбинацияләнгән соңгы алынган 2се Мәскәүнең Коммуналь хуҗалык академиясе карамагындагы «Доркомтехника» фирмасында эшләнгән», - дип белдерде идарә башлыгы. Аның сүзләренчә, әлеге шәп машинаның үз бәясе 14 млн. сум чамасы булса, Татарстан «КАМАZ»ларына Италия һәм Германия җиһазларын урнаштыргач, ул бюджет өчен нибары 7 млн. сумга төшкән. Шушы заманча техниканың эш егәрлеге элеккегеләреннән 2 тапкырга югары, җиһазлар җылытылган фургонга куелган, үзенең миче бар һәм бу урамда 25 градуска кадәр салкын температурада да шундый эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Махсус техника Германиядә эшләп чыгарылган югары басымлы «URACA» маркалы әйбәт суырткычлар (насос) белән җиһазландырылган, алар исә үзебезнең илдәгеләрнекен 1,5 тапкырга куәтлерәк, димәк, бер үк күләмдәге эшне башкару өчен җитештерүчәнлек югарырак була һәм вакыт азрак таләп ителә. Шулар өстенә, техника белән машина кабинасыннан тыш идарә итеп була, яңа машиналарның торбаларга чыбыксыз телеинспекция ясау мөмкинлеге бар һәм алар үзебезнең илдә эшләп чыгарылган мондый махсус техниканың бердәнбер төре. К.Вәлиев, андый җайланмалар якын арада Казанга кайтарылырга тиеш, дип белдерә.