30 мартта Казанның кайбер йортларында ут бетеп торачак

Бу электр тапшыру линияләрен, трансформатор кече станцияләренең электр техник җиһазларын планлы ремонтлауга бәйле

  (Казан, 28 март, “Татар-информ”). 30 мартта Казанның Вахитов һәм Совет районнарында ут бетерелеп торачак. Бу электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электр техник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте мәгълүматына таянып.

Эш графигы нигезендә, 30 мартта 8.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр электр уты Вахитов районының түбәндәге адресларында булмаячак: Горький ур., 15, 17, 17/19; К.Маркс ур., 47, 52, 54, 54а.

Шулай ук электр уты Совет районында Г.Кутуй ур., 161 адресы буенча булмаячак.