Казан мэры шәһәрнең тарихи үзәге буйлап җәяүле экскурсия үткәрде

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова туристлык маршрутларында очрый торган иң проблемалы участокларга игътибар юнәлтте

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатуында шәһәрнең тарихи үзәге буйлап җәяүле экскурсия үткәрде. Шәһәр башлыгы Бауман, Миславский, Рәхмәтуллин, К.Нәҗми урамнары буйлап узды, Иске Татар бистәсендә булды.
ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова туристлык маршрутларында очрый торган иң проблемалы участокларга игътибар юнәлтте.
Аларның беренчесе – Зур Кызыл һәм Миславский урамнары чатындагы эшләми торган җәяүлеләр кичүе. О.Балтусованың сүзләренә караганда, туристлар Казан Богородица монастыре белән танышу өчен Миславский урамы буйлап барганда юл аркылы чыгу кыенга туры килә.
Тагын бер проблемалы объект – КФУның күзәтү мәйданчыгы, төгәлрәге аңа илтүче юл. Университет калкулыгына, аннан шәһәр күренешенә карап соклану өчен, Профсоюз һәм Астрономия урамнары чатыннан башланган баскычлар буйлап күтәрелергә мөмкин. Әмма быелгы кышта баскычны кардан беркем дә чистартмаган һәм ул боз тавына әверелгән. Илсур Метшин фикеренчә, университетны әлеге мәсьәләне хәл итүдә җаваплылыкка чакырырга кирәк, чөнки әлеге территория КФУга карый.
Шуннан соң Илсур Метшин тагын бер тапкыр Бауман урамы буйлап узды. Казан мэрының сүзләренә караганда, Бауман урамындагы биналарның барлык милекчеләре белән гаять зур эш башкарылган, аның нәтиҗәсендә шәһәр хакимиятләре белән килешүгә кул куелган. Аларда яңадан торгызу һәм төзекләндерү, тәртипкә китерү эшләре, эшләрне башкаруның конкрет вакыты һәм якларның җаваплылык зонасы беркетелгән. “2012 ел дәвамында милекчеләр үз объектларын тиешле рәвешкә китерергә тиеш”, - дип өстәде ул.
Президент ярдәмчесе шәһәр башлыгының игътибарын Бауман урамында калдырылган машиналарга һәм “Казан” кунакханәсе янында урнашкан җир асты галереясенә юнәлтте.
Казандагы туристлык маршрутларының тагын бер мөһим элементы –Бауманнан Профсоюз урамына үтә торган юл. К.Нәҗми һәм М.Җәлил урамнары буйлап анда илтүче ике баскыч та начар хәлдә. Илсур Метшин баскычларны ремонтларга вәгъдә итте, Казанның рухи символларыннан берсе булган Петропавел соборына илтүче әлеге маршрутларның читтән килгән кунаклар өчен генә түгел, казанлылар өчен дә кызыклы булуын билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, соборга илтә торган юлны “Адонис” тегү фабрикасы корпусының (М.Җәлил урамы, 19) тышкы күренеше ямьсезләп тора. Фабрика карамагындагы территориядә сәүдәгәр Михляевның XVII гасырда төзелгән йорты урнашкан. Олеся Балтусова әйтүенчә, сәнәгать предприятиесе җитәкчелеге бирегә туристларны кертергә әзер булса да, хәзерге вакытта моны эшләү урынсыз: ишегалды ташландык хәлдә.
Алга таба маршрут Рәхмәтуллин урамы буйлап узды. Шәһәр башлыгы федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объектын – Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасын карады. Хәзерге вакытта аны яңадан торгызу өчен инвесторлар эзлиләр.
Җәяүле экскурсия Иске Татар бистәсендә тәмамланды, биредә Тукай урамындагы 84 һәм 86 нчы йортлар буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр аеруча күп. Сафьян урамындагы йортларга килгәндә, Илсур Метшин аларны бердәм комплекс рәвешендә реконструкцияләү идеясен тәкъдим итте: биредә кафе, чәй, сувенир кибетләре төзелергә мөмкин. Әмма моның өчен биналарны яңадан тогызу һәм реконструкцияләү эшләре белән бер милекче шөгыльләнергә тиеш, - дип өстәде ул.
Җәяүле экскурсиядә шулай ук Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, “Иске шәһәр” префектурасы башлыгы Линар Закиров катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.