Казанлылар кан тапшырырга чакырыла

Рамил Әхмәтов: “Тапшырыла торган кан күләме кешенең сәламәтлегенә дә, кәефенә дә тәэсир итми”
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казан мэриясендә узган “Эшлекле дүшәмбе”дә Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов казанлыларны агымдагы елның 9 февралендә кан тапшырырга чакырды. Канны Республика кан салу үзәгендә тапшырырга мөмкин булачак.
“Тапшырыла торган кан күләме кешенең сәламәтлегенә дә, кәефенә дә тәэсир итми. Бер кешенең күпме кан тапшыра алуы Республика кан салу үзәгендә билгеле булачак”, – дип белдерде Рамил Әхмәтов.