^Бүген Казанның кайбер урамнары чатында светофорлар эшләми

^Бүген Казанның кайбер урамнары чатында светофорлар эшләми

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда электр энергиясен планлы өзүгә бәйле рәвештә, кайбер урамнар чатында дүрт светофор эшләми, дип хәбәр итә Казан ЮХИДИе.

Кызыл Кокшай һәм Ягодинская урамнары чатында светофор - 8.00дән 17.00 сәгатьләргә кадәр, Ямашев-Короленко, Ямашев-АЗС һәм Ямашев-Бондаренко урамнары чатында 13.30дан 16.30га кадәр эшләмәячәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә әлеге участокларда юл билгеләрен үтәргә, ә җәяүлеләргә урам аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга чакыра.