Физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы укытуда проблемалар шактый

Айгөл Закирова

 Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпкә бирү вакыты җиткәч, еш кына, ата-ана төрле проблемалар белән очраша башлый. Иң киң таралган проблемаларның берсе – мәктәпләрнең, йөри алмый торган балалар өчен пандуслар белән җиһазландырылмавы. 2011нче елда гамәлгә кертелгән “Һәркем өчен уңайлы мохит” программасы кысаларында, бүген республикада 35 гомуми белем бирү мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус шартлар тудырылган. Мондый балаларны укытуда проблемаларны киметү максатында, белем бирүче һөнәрен сайлаган кайберәүләрне “Һәркем өчен уңайлы мохит” программасы буенча, тифло-, сурдо- һәм олигофрен-педагог белгечлегенә укытканнар. Укытуларның гомуми чыгымы – 5 млн. сум.
Әлеге мәгълүматлар “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә “Гаилә һәм мәктәп” журналы уздырган “Физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы мәктәпкә әзерләү” исемле түгәрәк өстәл барышында билгеле булды. Биредә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительство бүлегенең әйдәп баручы консультанты Земфира Терентьева, ТР физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең җитештерү бүлеге җитәкчесе Тимур Бекренев, Казанның 20нче санлы мәктәбе директоры Рәхимә Арсланова, 177нче санлы мәктәп директоры Светлана Авдонина, физик мөмкинлекләре чикләнгән баласын ялгызы тәрбияләүче ана Җәмилә Нәүрүзова, “Гаилә һәм мәктәп” журналының редакторы Илдар Миргалимов, журналның бүлек редакторы Рәмилә Нотфуллина, “Счастливый малыш” 16нчы санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Алсу Хәмидуллина һәм шушы ук учреждениенең белгече, дефектолог Ирина Куцко катнашты.

Баласын нинди мәктәпкә укырга кертү – һәр ата-ананың үз карамагында. Шулай да, түгәрәк өстәл барышында физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне коррекцион белем бирү учреждениеләрендә укыту кулайрак булыр дигән фикер яңгырады. Чөнки мондый учреждениеләрдә бала белән индивидуаль шөгыльләнү мөмкинлеге дә, махсус белгечләр һәм программалар да каралган.
Татарстанның мәгариф системасында 52 махсус коррекцион белем бирү учреждениеләре бар. Саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада, күз күреме бозылганнар өчен Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә һәм Лаешта, сөйләмендә кимчелекләр күзәтелгән һәм аяк-куллары йөрмәүче балалар өчен Әлмәт, Казан, Чаллы, Түбән Камада, психик тайпылышлары булганнарга республиканың 16 район һәм шәһәрендә махсус белем бирү оешмалары бар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстанда бүген физик мөмкинлеге чикләнгән 13 меңнән артык мәктәп яшендәге бала исәпләнә. Шуларның 5929ы махсус коррекцион белем бирү учреждениеләрендә укытыла. 6 меңнән артыгы - күпчелек балалар укый торган мәктәпләрдә белем ала.

Земфира Терентьева:
-Физик мөмкинлеге чикләнгән баласы тиешле белемне ала алсын өчен, ата-ана шәһәрнең үзе яшәгән районында урнашкан мәгариф бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан тыш, республикада психологлар, медиклар, педагоглар кергән комиссия оештырылган. Биредә, физик мөмкинлеге чикләнгән балага отышлырак булырдай белем бирү учреждениесен билгелиләр. Балаларның күпчелеге йөри торган мәктәп, шундый ук мәктәптә индивидуаль программа буенча белем алу, махсус коррекцион учреждениеләрдә яки өйдә уку тәкъдим ителәчәк. Баласына кайсысы кулайрак булуын ата-ана үзе сайлап ала.
-
Рәхимә Миңвәлиева:
-
-Физик мөмкинлеге чикләнгән баланы мәктәпкә кабул иткәндә, иң беренче – аның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алу-алмавыбыз турында уйланырга тиешбездер. Алар да, башка балалар белән бертигез дәрәҗәдә белем һәм тәрбия алырга тиеш. Моны ничек гамәлгә ашырырга, нинди шартлар тудырырга – бүгенге көндә бу һәрбер җитәкче өчен зур проблема. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кирәкле шартлар тудыруы авыр булган мәктәпләр шактый. Чөнки алар күптән төзелгән мәктәпләр. Мисал өчен, пандуслар булдыру өчен генә дә, бөтен мәктәпкә реконструкция ясарга кирәк. Гомумән, җитәкче буларак, минем өчен иң мөһиме – физик мөмкинлеге чикләнгән бала үзен уңайлы хис итсен өчен шартлар тудыру.
Моның өчен иң беренче чиратта кадрлар туплау кирәк. Ә бу - материаль ресурслар һәм дәүләт ярдәме таләп итә.
Светлана Авдонина үз канаты астындагы мәктәптә төрле категориядән физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар укуы турында сөйләде. Авыру балаларга уңай шартлар тудырырга тырышсалар да, аның сүзләренчә, проблемалар үзгәрешсез кала.
Светлана Авдонина:
-Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөз процент шартлар тудырылган дип әйтә алмыйм. Мәктәпкә кергәндә күтәрелү өчен пандуслар, күтәрү җайланмалары бар. Хәзер махсус беренче катта бәдрәф эшлибез. Бездә церебраль паралич белән авыручы бала белем ала , бүгенге көндә ул урта сыйныфларның берсендә – 6 нчы сыйныфта укый. Дөрес, үз аякларында йөри, ләкин авырлык белән. Этажлар арасында пандуслар булмау сәбәпле, аны әнисе күтәреп йөртә.
Башлангыч сыйныфларда укучы, сөйләмендә кимчелекләр булган бала бар иде, 5 нче сыйныфтан ул өендә укый башлады.Ни өчен өйдә укуга күчердек – чөнки, мондый балаларга индивидуаль белем бирү дә кирәк. Хәзерге вакытта беренче сыйныфта укучы бер бала белән проблемалар килеп чыкты. Ул үзенең уку эшчәнлеген оештырырга сәләтле түгел. Анда җиңелчә интеллектауль җитешсезлекләр бар. Безнең төп максат – балага ярдәм итү. Әгәр үзе тырышмаса, укытучы дәрестә аңа тиешле күләмдә вакыт бүлеп бирә алмый. Дәрес вакытында янәшәсендә утырып, ярдәм итәрдәй тагын берәрсе кирәк. Безнең мәктәптә ике психолог эшли, шуларның берсе дефектолог белгечлегенә укытылды, ләкин аның да эш вакытлары бүленеп куелган. Ул һәр дәрестә дә мин телгә алган бала белән утыра алмый. Димәк без шундый нәтиҗәгә киләбез – әлеге балага һәрвакыт янәшәсендә булырдай ярдәм кирәк.
Земфира Терентьева:
-Бу очракта балага бары тик аның белән генә эшләрдәй белгеч кирәк. Нинди генә акыллы һәм гениаль булмасын, укытучы ның психологик белеме булмаса, ул , психик тайпылышлары булган баланы укыта алмаячак.

Түгәрәк өстәлдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнүче 16 нчы санлы “Счастливый малыш” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә катнашты. Аларның төп максаты – әгәр баланың аяк-куллары йөрмәсә, мәктәпкә укырга кергәнче, аны мөстәкыйль хәрәкәт итәргә өйрәтү.
Алсу Хәмидуллина:
-Безнең балалар бакчасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалардан 2 төркем оештырылды. Беренче төркемдә аяк-куллары йөрми торганнар һәм церебраль паралич белән авыручы балалар йөри, икенчесендә аяк куллары йөрми торганнары да, шикәр авырулылары да бар. Балаларга белем бирү программасын үзебез төзедек, һәм барлык балаларны да шул программа буенча укытабыз. Ләкин монда бер искәрмәгә тукталып үтү кирәк – кул-аяклары йөрмәүче балаларның физик үсешендәге җитешсезлекләрне төзәтү өчен, программада аерым бер бүлек каралган. Балалар бакчасында дефектолог, психолог, татар теле укытучысы, һ.б. бар. Аларның һәркайсы, кирәк булган очракта, бала белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнә.
Ирина Куцко:
Без балаларны мәктәпкә укырга кергәч мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алуга әзерлибез.
Балаларны мәктәпкә укырга бирә торган елны, ата-аналар белән, нинди мәктәпкә укырга бирү отышлырак булачагы турында сөйләшәбез. Церебраль паралич булганда, коррекцион мәктәпләрне тәкъдим итәбез, чөнки аларда белгечләр күбрәк. Күпчелек балалар укый торган мәктәпләрдә ,укытучы бер бала белән аерым гына шөгыльләнә алмый.
Түгәрәк өстәлне йомгаклап, авыру бала тәрбияләүче Җәмилә Нәүрүзова, баласын балалар бакчасына һәм мәктәпкә биргәндә нинди авырлыклар белән очрашканы турында сөйләде.
Җәмилә Нәүрүзова:
-Мин ялгыз ана, тол калдым. Эшкә урнашырга кирәк булгач, кызымны балалар бакчасына урнаштырырга алып бардым. “Сез нәрсә! Ул бит йөри алмый – кем аның артыннан караячак?!” - диделәр. Баланы үзем белән эшкә йөрттем. Ул үсте. Яңа проблема килеп туды – кайда укытырга? Һәркемгә уңайлы мохит кайда ул?! Психологлар, медиклар, педагоглар комиссиясе урнашкан бинага гына килсәк тә – биредә пандуслар да, лифт та юк. Әле бит ул комиссияне беренче баруда гына үтеп тә булмый. Мәсәлән миңа бу бинада 7 тапкыр булырга туры килде.
Комиссия белешмә биргәч, Зорге урамы 103 йорт адресы буенча урнашкан мәктәпкә киттем. Ул махсуслаштырылган мәктәп. Ләкин анда коляскада утырган балаларны алырга бөтенләй теләмиләр. Аларның теләге – сыйныфларны үз-үзләрен карап йөртә торган балалар белән тутыру.Укырга керткәч тә, аның белән яхшылап шөгыльләнүче булмады - белем алу буенча, яшьтәшләреннән бик күпкә артта калды. Без бүгенге көндә 24нче санлы мәктәптә укыйбыз, өйгә килеп укыталар. Атнага бер дәрес математика, рус теле, инглиз теле, уку дәресләре, айга бер тапкыр тарих, география, биология, һ.б. Миндә сорау туа – бу кадәр аз күләмдә дәресләр укып, без БДИны ничек бирергә тиеш? Кайбер педагогларның күзләреннән үк “Мондый балага белем алу нәрсәгә кирәк микән инде ул?” - дигән уй укырга мөмкин. Миңа калса, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар читкә этәрелгән. Алар үзләренең ата-аналарына гына кирәк.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар уртак бер нәтиҗәгә килеп, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү өчен өч төп фактор булырга тиешлеген ассызыклады. Беренче урында балаларның белем алырга сәләтле булуы, икенче урында - белем алырга тудырылган шартлар тора. Бу шартларга – мәктәпнең физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җайлаштырылып җиһазландырылган булуы, кадрлар һәм авыру балаларга яхшы мөнәсәбәт керә. Катнашучылар фикеренчә, бары шуннан соң гына, өченче фактор итеп, белем бирү дәрәҗәсен атарга мөмкин.