Казан экология милициясе нәтиҗәлерәк эшләсә дә, штрафлар суммасы былтыргыдан шактый ким

Быел 9 айда экология буенча таләпләр һәм хокук бозган очраклар буенча 11889 протокол төзелгән, 13 млн. 348 мең сумнан артык гомуми күләмдә штраф салынган

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсенең Казан шәһәре районара бүлеге җитәкчесе Ирек Зарипов 70 хезмәткәрдән торган экология милициясенең быел 9 айдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
«Экологик хокук бозу очракларын табу буенча шәһәр халкы белән элемтәләр урнаштырыла. Экология милициясенең «кайнар телефон»ына  быел шундый тәртип бозу, шәһәрне матурлау-бизәүдә җитешеп бетмәгән яклар буенча 271 хәбәр алынды, оешмалардан һәм аерым гражданнардан 288 гариза кабул ителде. Шушы шикаятьләр буенча экология милициясе хезмәткәрләре оператив рәвештә урыннарга барып тикшереп тора. Экология милициясе быел аеруча тырышып эшли һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, Казан буенча эчке эшләр идарәсе, административ контрольне координацияләү идарәсе, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәрне матурлау комитетлары, матурлау-бизәү объектларына күзәтчелек итү үзәге, шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе, тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белән берлектә шәһәр чисталыгы һәм экологик хокукый тәртип урнаштыруда хезмәтен дәвам иттерә», - дип сөйли Ирек Зарипов.
Докладта әйтелгәнчә, шушы вакыт эчендә экология буенча таләпләр һәм хокук бозган очраклар буенча 11889 протокол төзелгән. Шуларның 775е юридик затларга карата булса, 4306сы – вазифасы буенча җаваплы затларга, 6808е – физик затларга. Болар исә, узган елгы шул ук вакыт белән чагыштырганда, 25,8 процентка артык.
Административ хокук бозулар буенча Казанның экология милициясе әзерләп җибәргән материаллар нигезендә вәкаләтле органнар тарафыннан 13 млн. 348 мең сумнан артык гомуми күләмдә штраф салынган. Узган елдагы шул ук вакыттагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, ул сумма 3 млн. 218 мең сумга кимрәк.
Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшинның: «Протоколлар саны узган елдагыдан 25,8 процентка артык, ә салынган штрафлар ни сәбәпле шундый зур суммага азрак?» - дигән соравына, административ хокук бозу эшләрен карау буенча төзелгән комиссиядән, суд органнары штраф суммасын минималь итеп билгели, дигән җавап алынды.