«Казан банкы» эшмәкәрләргә агымдагы елның 9 аенда 210 млн. сумлык ташламалы кредит биргән

Кече һәм урта бизнеска кредит бирү, башка кайбер банклар баш тарткан мәлдә, 3 тапкырдан күбрәккә артты һәм 365 млн. сум тәшкил итте, дип белдерде Казан шәһәре мэры

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан мэриясендә уздырылган «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин Татарстан башкаласында эшчәнлеген җәелдергән банклар һәм аларның бүгенге хәле турында кыскача мәгълүмат биреп, «Казан банкы»/«Банк Казани» муниципаль банкының тирә-якта күзәтелгән икътисади кризиста үзен әйбәт «хис итүен», шәһәрнең район хакимиятләре башлыкларына хезмәт хакы һәм башка кертемнәр буенча шушы банк аша эш йөртү отышлы булуын искәртте. Мэр сүзләренчә, кайбер банкларга карата кешеләрнең ышанычы югалса да, «Казан банкы»на соңгы вакытта, киресенчә, ышаныч арта төшкән. «Әйтик, кредит портфеле 69 процентка үсеп, ул 2,87 млрд. сумга җитте. Аның кысаларында кече һәм урта бизнеска кредит бирү, башка кайбер банклар баш тарткан мәлдә, 3 тапкырдан күбрәккә артты һәм 365 млн. сум тәшкил итте», - дип белдерде И.Метшин.
Әлеге муниципаль банкның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларына караганда, кече эшмәкәрлекне үстерү муниципаль программасы буенча «Казан банкы» эшмәкәрләргә агымдагы елның 9 аенда барлыгы 210 млн. сумлык ташламалы кредит биргән. Узган елның шушы ук вакыт аралыгында андый ташламалы кредит 30 млн. сум тирәсе генә тәкъдим ителгән булган. Ел дәвамында банк баланс валютасын 2 мәртәбәдән күбрәккә арттыра алган, 24 октябрьгә ул сумма 5,09 млрд. сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта үз капиталы 44 процентка үсеп, 437 млн. сумга җиткән. Нәтиҗәдә, аның кереме 3 тапкырга арткан.
Искәртеп үтәбез: 1990 елда эшчәнлеген башлап җибәргән әлеге банкның төп гамәлгә куючысы 2002 елдан бирле Казан мэриясе булып, аның күзәтчелек советына мэр И.Метшин җитәкчелек итә. Мэр фикеренчә, муниципаль банкның тиз арада югары темплар белән үсеш алуы аның эшчәнлегенә дәүләт һәм коммерция банкы сыйфатлары хас булуда. Ягъни анда муниципаль капиталның да катнашуы кешеләрдә ышанычны арттыра һәм банк тиз арада вазгыятькә карап эш йөртүгә сәләтле. Шуңа күрә аңа «Казэнерго», «Горводзеленхоз», «Водоканал», «Казгорсвет», ПАТП-2, «Казметроэлектротранс» кебек Казанның зур муниципаль предприятиеләре финанс мәсьәләләрен ышанып тапшырган.