Казанда XI Халыкара тарихи техника фестивале уздырылды

Чарада XX гасыр башының сирәк машиналары, хәрби техниканың зур коллекциясе һәм сугыш вакытыннан соң чыккан затлы автомобильләр тәкъдим ителде.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанда августның соңгы ялларында XI Халыкара тарихи техника фестивале уздырылды. Бүген аның соңгы көне. Бу хакта "События" сайты яза.

Чарада Россия һәм чит ил коллекционерларыннан 150гә якын тарихи автомобиль һәм мотоцикл катнашкан. Биредә XX гасыр башының сирәк очрый торган машиналары, хәрби техниканың зур коллекциясе һәм сугыш вакытыннан соң чыккан затлы автомобильләр тәкъдим ителгән. Чарада автомобиль төзелешенең иң баштагы чорыннан 80 нче елларга кадәрге төрле техниканы күрергә мөмкин булган.

Бүген - 27 август программасында 10:00 сәгатьтә - Татарстан Президенты кубогына «ралли-кросс» буенча катнашучылар һәм тамашачы алдында ретропарад ярышы, автомототехниканы карау, ә 12:00 сәгатьтә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү каралган.