Казанның Үзәк стадионы тирәсендә автомобильләрне калдырып китү буенча чикләүләр кертелә

Шәһәр ЮХИДИ бүлеге транспортны калдыру урыннары тәкъдим итә

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 27августта футбол матчы үткәрелгән көнне Казанның Үзәк стадионы тирәсендәге урамнарда транспорт чараларын калдырып китү буенча чикләүләр кертелә.

Стадионга килүчеләр транспорт чараларын Үзәк универсаль кибет - ЦУМ, “Кремль” метросы янындагы, Батурин урамындагы, Профсоюз - Кави Нәҗми, Профсоюз – Астрономия урамнары киселешендәге машина кую урыннарында калдырып китә алалар.

Стадионга якын урамнарда Россия Федерациясенең юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен бозып куеп калдырылган транспорт чаралары эвакуацияләнәчәк, дип мэрия сайты аша хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге.

Искәртеп үтәбез: "Рубин" - "Работнички" матчы бүген кичке 7дә башлана.