Иртәгә Казанның Идел буе районында өлешчә су бирелмәячәк

Кайбер йортларда су басымы киметеләчәк

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Казанның Җиңү проспекты, 17 нче йорт су үткәргечендә эш башкарылу сәбәпле, иртәгә сәгать иртәнге 9дан төнге 11гә кадәр Идел буе районының Рихард Зорге ур., 64 һәм Җиңү проспекты, 17 һәм 19 нчы йортларына су бирелми.

Моннан тыш, түбәндәге йортларда су басымы киметелә һәм, нәтиҗәдә, су 5 нче каттан югарырак фатирларга менә алмый:

- Гарифьянов ур., 21, 25, 42;
- Җиңү просп., 15;
- Академик Парин ур., 1, 3, 2, 4, 4а;
- Мәүлетов ур., 41, 45.

Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәренчә, халык өчен Җиңү просп., 19 нчы йорт ишегалдында су тутырылган автоцистерна китерелә.

“Водоканал” МУП исә шушы уңайсызлыклар өчен хаплыктан гафу үтенә һәм югарыда әйтелгән йортларда гомер итүчеләргә алдан ук су җыеп кую зарурлыгын искәртә.