Универсиада символикасы төшерелгән почта маркалары һәм конвертлар гамәлдә

Алар дөньякүләм Уеннар ачылышына кадәр үк сатыла башлаган

 (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда уздырылачак XXVII Универсиада алдыннан Россия пачтасы әйләнешкә Универсиада символикасы төшерелгән марка (ул 25 сумлык) һәм конвертлар кертеп җибәргән һәм аның филиалы булган Татарстан почтасында болар сатуда.

Болардан тыш, студентларның шушы Бөтендөнья спорт уеннарына багышлап махсус басма сувенир продукция чыгарылган: төсле матур тышлыклы тупланмада почта маркасы һәм беренче көн конвертлары салынган, 12 открыткадан торган Казан күренешләре һәм Универсиада объектлары сурәтләре казанлылар, тулаем татарстанлылар өчен дә, Универсиада кунаклары һәм туристлар өчен дә кызыклы булачак, дип саный Татарстан почтасындагылар. Әлеге продукция почта бүлекчәләренең һәркайсында сатыла, дип ышандыралар.

Филателистларның кызыксынуы зур булуын исәпкә алып, Казанның 420111 нче почта бүлекчәсендә язма корреспонденцияләр 25 июньдә көн дәвамында Универсиаданың махсус штемпеле сугылып торган.