29 майда Казанның Вахитов районында торбаларга су бирү өлешчә туктатыла

Нәтиҗәдә, күп фатирлы 41 йорт, 1 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 1 поликлиника икенче көнгә кадәр сусыз торачак

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районына караган Лесгафт урамындагы яңа су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыру эшләре башкарылу сәбәпле, 29 май көнне сәгать иртәнге 9дан 30ы көнне иртәнге 6га кадәр түбәндәге йортларга су бирелмәячәк: 
 
- Шмидт ур., 29, 31, 36/14;
- Зинин ур., 15;
- Достоевский ур., 44/6, 52, 53/4, 73;
- Лесгафт ур., 24, 28, 33, 35/8;
- Чехов ур., 11, 25/31;
- Вишневский ур., 4, 6, 8/35, 10, 12, 14, 21, 31, 49, 49-а, 49-б, 51/1, 53/2;
- Товарищеская ур., 16, 21, 28/70, 30, 30-а, 30-б, 32, 32-а, 34, 40, 40-а, 40-б;
- Эшче яшьләр ур. (ул.Рабочей молодежи), 11;
- Заслонов ур.,
- Һади Атласи ур.,
- Әмирхан Еники ур.

Шул рәвешле, бу уңайсызлыклар күп фатирлы 41 йортка, 1 мәктәпкә, 2 балалар бакчасына, 1 поликлиникага кагыла, диелә Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта.

Вишневский ур., 10 һәм Товарищеская, 28/70 адресы буенча су тутырылган цистерналар китертү күздә тотыла.