Казанда Рудольф Нуриев, Олег Лундстрем һәм Шаһиәхмәт Алкин урамнары барлыкка киләчәк

Примавера бистәсенең урамнарына, шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, яңа исемнәр бирелгән.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Казанның Идел буе районында урнашкан Примавера коттедж бистәсендә Рудольф Нуриев, Олег Лундстрем һәм Шаһиәхмәт Алкин урамнары барлыкка киләчәк. Бистә урамнарына яңа исемнәр шәһәр башкарма комитетының 1339нчы номерлы карары нигезендә бирелә. Ул 17 апрельдә расланган. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Примавера бистәсенең урамнары легендар биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуреев, атаклы композитор, джазмен, эстрада дирижеры Олег Лундстрем, татар-мөселманнар арасыннан чыккан Казанның беренче полицмейстеры Шаһиәхмәт Алкин, музыкант һәм дирижер Виктор Деринг исемнәрен йөртәчәк.