Вакытлыча җир салымын киметү буенча Казан депутатлары карар кабул итте

Казан шәһәре Думасының V сессиясендә шул хакта сүз булды

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Казанда автопаркның арта баруын, автотранспортны куеп тору һәм саклауга калдыру урыннарына кытлыкны исәпкә алып, ишегалларын машиналардан арындыру өчен, башкалада күп катлы һәм җир асты автостоянкалары төзү хуп күрелә.

Бүген Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин рәислегендә барган Казан шәһәре Думасының V сессиясендә финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов Казан Универсиадасына кадәр бу юнәлеш өстенлеклеләрнең берсе булып саналачак, дип искәртте. Нәтиҗәдә, автотранспорт чараларына вакытлыча урын биреп торган, кимендә 150 машина сыешлы күп катлы һәм җир асты автостоянкаларында саклауга алып калу хезмәте күрсәтә торган оешмаларга җир салымын киметү - җирнең кадастр бәясеннән 0,0001 процент күләмендә салым ставкасы киметү гамәлдә булачак. Ләкин бу быел 1 гыйнвардан алып 2013 елның 1 июленә кадәр вакытта кулланылышка тапшырылган автостоянкаларга гына кагыла һәм карар 2026 елның 1 гыйнварында көчен югалта.

Бу төзәтмә бюджет һәм салым законнарына туры килә, депутатлар да моны хуплап тавыш бирде.