Казанда реклама конструкциясен куюга, чүп-чар белән эш итүгә таләпләргә үзгәрешләр кертелде

Мәсәлән, чүп-чар буенча хисап алып барылачак

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының V сессиясенә бүген республика башкаласында шәһәрне уңайлыклар белән тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккан Башкарма комитет җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Муллинны депутатлар хуплады, ник дигәндә, бу федераль законнар белән туры китерү өчен эшләнә.

Аерым алганда, административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының реклама конструкциясен, законда аны кую турындагы каралган карардан тыш, кую өчен җаваплылыкны ачыклый торган махсус маддәсе гамәлгә кертелгән. Һәм биредә “Реклама конструкциясен куюга таләпләр бозылу” турындагы 14.37 нче маддә турында сүз бара. Нәтиҗәдә, Казанда уңайлыклар белән тәэмин итү кагыйдәләреннән реклама конструкцияләрен кую таләпләре алынды, тышкы мәгълүмат чаралары урнаштыру тәртибе кертелде.

Шул ук вакытта, каты көнкүреш калдыкларын, зур күләмле һәм төзелеш чүп-чарын, сәнәгатьтән калган калдык-постыкны җыеп һәм төяп чыгаруны юлга салу буенча аерым документ каралды. Мәсәлән, чүп-чар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып барган шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар, “Җитештерү һәм кулланылыш калдыклдары турында”гы Федераль законда каралганча, җыелган, кулланылган, зарарсызландырылган, башка затларга тапшырылган яки башкалардан кабул итеп алынган чүп-чарны төрләре, куркынычсызлык класслары, күпме булуы, кайда урнаштырылуы буенча исәпкә алып барырга тиеш. Шуларны хисапка алу системасын формалаштыру өчен, Казан территориясендә чүп-чар белән лицензия нигезендә эш итүчеләр шәһәр Башкарма комитетының шушы мәсьәлә буенча эш йөкләнгән органына калдыкларны җыю һәм чыгаруга төзелгән килешүләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы һ.б.