Казан мэры урамнарга тикшерү белән чыга

Аерым алганда, мэр Казан урамнарындагы җыелган су канализациясе челтәрләренең торышын, үсешен карап йөриячәк
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шәһәр урамнарындагы җыелган су канализацияләренең торышын, канализация челтәре үсешен карап йөриячәк. Тикшерү-танышу барышында, узган елны шәһәрнең гидротехник корылмаларны гамәлдә куллану идарәсе тарафыннан сатып алынган заманча махсус техника тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.