Иртәгә Казанның Идел буе районында су бирү өлешчә туктатыла

Сәбәбе – суны торбалардан кудыру вентилен, ягъни суны ачу-ябу арматурасын алыштыру

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә иртәнге 9 сәгатьтән кичке 7гә кадәр Казанның Идел буе районында, суны торбалардан кудыру вентилен – суны ачу-ябу арматурасын алыштыру эшләренә бәйле рәвештә, түбәндәге күп фатирлы 18 йортка, 2 балалар бакчасы һәм 1 мәктәпкә су бирелмәячәк:

- Спартак ур., 82, 121, 123, 125, 139, 141;
- Качалов ур., 82, 84, 86, 95, 95-а, 99, 103, 104, 107, 120;
- Ипподром ур., 13, 14, 15, 17, 18, 25;
- Газовая ур., 2, 4, 6-а, 7, 7-а, 14, 24;
- Шаляпин ур., 19 нчы йортлар.

 Шулар хакында кисәтеп, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе ул йортларда торучы һәм эшләүчеләргә алдан ук су җыеп куярга киңәш итә һәм вакытлыча килеп чыккан уңайсызлыклар өчен гарфу үтенә.