29-30 апрельдә 22 сәгать буена Казанның Яңа Савин районында су өлешчә бирелмәячәк

Барлыгы күп фатирлы 21 йорт сусыз калачак

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә иртәнге сәгать 8дән 30 апрель көнне иртәнге 6га кадәр Яңа Савин районында, Чистай урамындагы яңа су үткәргечне гамәлдәге челтәргә тоташтыру сәбәпле, түбәндәге йортларга су бирү туктатылачак:
  
- Чистай ур., 27, 27-а, 29, 31, 33, 35, 37, 39, 41, 43, 43-а, 43-б, 45;
- Четаев ур., 32, 34, 36, 38, 40, 42, 44, 46, 48, 50 нче йортлар.

 Нәтиҗәдә, күп фатирлы 21 йорт 22 сәгать буена сусыз торачак, халыкны су белән тәэмин итү максатында, Четаев ур., 40 нчы йорт турысына автоцистерна белән су китерү планлаштырыла, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.

 «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе исә казанлылардан шуның өчен гафу үтенә һәм алдан су җыеп куярга кирәклеген искәртә.