Казан Кремле һәм Казан мэриясе “Җир сәгате”ндә катнашачак

Ут 29 нчы мартта сәгать 20.30 алып, 21.30 кадәр символик рәвештә сүндерелә

 (Казан, 27 март, «Татар-информ», Руфинә Мөбарәкшина). “Җир сәгате” акциясе Казанда 29 нчы мартта уза. Глобаль акция кысаларында Җир планетасының киләчәгенә битараф булмаган кешеләр җирле вакыт белән сәгать 20.30 даналып, 21.30 га кадәр утны сүндерәчәк.

Исегезгә төшерик: чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен мартның соңгы шимбәсендә уздыра.

“Татар-информ” МАна ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел акциядә катнашырга өндәмәләр Казан ратушасына, Казан Кремленә, ТР Министрлар Кабинетына, ТР Дәүләт Советына, муниципаль районнарның барлык башлыкларына, министрлык һәм ведомстволарга җибәрелгән.

Бер сәгатькә утны сүндерү акциясе зуп популярлык алды. Үткән елда анда бөтен дөньяның 150 иленнән 2 млрд. кеше катнашты.

“Җир сәгате”нә “Татнефть” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ кебек ТРның эре предприятиеләре кушылыр, дип көтелә.

Үткән елда Казанның күп кенә биналары декоратив утларны сүндерде. Быел Казан Башкарма комитеты һәм Казан ратушасы биналарының уты тулысынча сүндереләчәк.