Журналистларның халыкка бик вакытлы мәгълүмат биреп, җәмгыятьтә тынычлык саклап калуда роле зур булды – мэр Илсур Метшин

Казан алга таба да шәһәребез, республикабыз һәм илебезне танытуда халыкара булган зур чараларда катнашачак, дип ышандыра шәһәр башлыгы

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 2013 ел бик катлаулы булды, иҗади хезмәттә үтте, күп нәрсәгә ирештек һәм анда казанлыларның да өлеше бар, нәтиҗәдә, башкалабыз күзгә күренеп уңай якка үзгәрде. Тырышлыгыбыз, илебез тарихының алтын битенә әйләнгән Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру дәүләтебез, республикабыз, шулай ук FISU җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде... Массакүләм мәгълүмат чаралары белән быел да хезмәттәшлектә булдык, журналистлар Универсиадага әзерлек нисбәтендәге төзелеш эшләре барышында казанлылар белән дөрес диалог алып бара алуы белән шәһәр җитәкчеклегенә зур ярдәмче булды, нәтиҗәдә, кайберәүләрнең проблемаларны күпертүенә иярмәстән, ә төзелеш-ремонт эшләренең кайда баруы, кайсы урам юллары ябылуы турында халыкка бик вакытлы мәгълүмат биреп, җәмгыятьтә тынычлык саклап калуда роле зур булды. Гомумән, шәһәр хакимиятенә, хуҗалыгына бәйле төгәл һәм дөрес белешмә-хәбәрләр таратып, безнең эшне җитди яктырткан, “Яшел рекорд” проекты һәм башка башлангычларны күтәреп алган журналистларга, алар эшләгән массакүләм коммуникация чаралары җитәкчеләренә олы рәхмәт.

Ел дәвамында мэрия, шәһәр Башкарма комитеты белән бергә тыгыз хезмәттәшлектә булган журналистларны бүген Казан ратушасында кабул иткән мэр Илсур Метшин шулай дип белдерде. Казан алга таба да шәһәребез, республикабыз һәм илебезне танытуда халыкара булган зур чараларда катнашачак, ләкин алдан әйтергә теләмәгән идем, дип, мэр сер сакласа да, алга таба опера фестивале уздыру, "Голос" проектын җәлеп итү теләге булуын, “Сотворение мира” фестивален Татарстан башкаласына кайтару күздә тотылуын һәм шулар хакында сөйләшүләр алып барылуын, дөрес, соңгысының формасын үзгәртү кирәклеген белгертте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, бердәм команда булып, Казан өчен күп эш башкарылды, алга таба кул кушырып утырырга җыенмыйбыз: Ат елында тагын да яхшырак эшлисе бар... Иң мөһиме – һәр кешегә сәламәтлек, бәхет, җир кешесенә хас гади, ләкин яшәү көче биргән шатлыклар телим, ләкин югалтулар булмасын иде, дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин Казанда һәлакәткә юлыккан “Боинг” бортындагы 50 кешенең фаҗигале үлеменә 40 көн тулуын искәртеп.