И.Метшин: “Сочи Олимпиадасы уты факелын сатып алу мөмкинлеге – ул гаилә истәлеге итеп сакларлык амәнәткә ия булу дип саныйм”

Олимпия уты эстафетасында Казан мэры Илсур Метшин да катнаша

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда уздырылачак Олимпия уты эстафетасында Казан мэры Илсур Метшин да катнаша: ул Кремль урамы буйлап факел тотып йөгерә, аннары “Кazan Arena” стадионында, республика җитәкчелеге белән бергә, махсус касәгә ут элә.

Журналистларны бүген Казан ратушасында ел йомгаклары уңаеннан кабул иткән шәһәр башлыгы И.Метшин сорауларга җавабында шул хакта белдерде. Миңа XXVII Универсиада факелы тотып йөгерү дә насыйп булды – өлешемә төшкән этап Универсиада авылында иде... Хәтта Сочи Олимпиадасы уты факелын алырга дип акча да әзерләп куйдым: аны сатып алу мөмкинлеге – ул гаилә истәлеге итеп сакларлык, балаларга күрсәтерлек амәнәткә ия булу дип саныйм, диде мэр.

Ел тәмамланганда Казанда Олимпия уты эстафетасы, стадионда шундый зур чара уздырыла, шәхсән үзегез Яңа елны кайда каршыларга ниятлисез, дигәнгә, Илсур Метшин, гаиләм белән каршыларга тырышам, дип җаваплады. 7 февральдә XXII кышкы Олимпия уеннары ачылышында һәм 23е ябылышында, Аллаһы боерса, шәһәр Башкарма комитеты белән катнашабыз, ә Башкарма комитеттагыларга Казаныбызда Олимпия уты эстафетасына бәйле бәйрәм чараларын оештырулары өчен рәхмәт, диде.

Искәртеп үтәбез: Сочида Олимпия уеннары ачылышына 43 көн, Паралимпия уеннары ачылышына 71 көн калды.