Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда транспорт хезмәте күрсәтелү турында игълан

Биредә сүз киләсе елның 1-11 гыйнварында җәмәгать транспортының эш графигы турында бара

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова).  Киләсе елның 1 гыйнварыннан 10сына кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графиклары буенча эшли (эш көне графигының 70 проценты), 11 гынвардан – эш көннәре графигы буенча, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Быелның 31 декабреннән 2009 елның 1 гыйнварына каршы Яңа ел төнендә шәһәр пассажир транспортының эше төнге 2.00 сәгатькә кадәр озайтыла, ә 1 гыйнварда линияләрдәге көндезге гадәти норманың 10 проценты күләмендә хезмәт күрсәтелә. Җәмәгать транспорты 1 гыйнвар иртәсендә линияләргә 2 сәгатькә соңрак чыга һәм 23.00 сәгатькә кадәр пассажир ташый.
Раштуа бәйрәме уңаеннан чиркәүләрдә төнлә дини службалар башкарылу сәбәпле, киләсе елның 6 гыйнварында шәһәр пассажир транспорты эше 23.00 сәгатькә кадәр озайтыла. Үзәк чиркәүләрдә бәйрәм службалары беткән җиргә 7 гыйнварда төнге 1.30 сәгатьтә пассажир транспорты гыйбадәтханәләргә килүчеләрне Меңьеллык мәйданында «Үзәк стадион» тукталышында көтеп торачак:
1әр берәмлек 23, 91 нче; 2 берәмлек 30 нчы; 1әр берәмлек 6, 10, 10А, 15, 29 нчы автобус маршрутлары;
1әр берәмлек 1, 4, 12, 18, 20, 21 нче троллейбус маршрутлары.