Ш.Закиров: «Камал театры балалар өчен 7 гыйнварга кадәр барлыгы 11 Чыршы бәйрәме үткәрә»

Бүген исә анда Чыршы бәйрәменең беренчесе булды

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры шау-шулы тамашачысын кунак итте. Шау-шулы, чөнки тамашачылары - яңа гына тәпи баскан бәбиләрдән алып, мәктәп яшендәге балалар, ә аларны озата килгән әти-әниләр, әби-бабалары гына да тамаша залының яртысы. Шыплап тулган залның уты сүнеп, Илгиз Зәйниев әсәре буенча әзерләнгән «Бәби» спектакле башлану белән, тавышлар тынып, балалар сәхнәдәге тамашага сихерләнеп утырды. Ә өлкәннәр Табигать балаларының бүгенге мөнәсәбәтләрен – кешеләрнең хайваннарга карата вәхшилеген, ваемсызлыгын ачык чагылдыра һәм бала күңеленә «болай яшәргә ярамый» мәрхәмәт «орлыгын» сала алган сәхнә осталарына аеруча рәхмәтле булды.
Спектакльдән соң Чыршы әйләнәсендә Кыш бабай, Кар кызы һәм әлеге спектакль геройлары белән җырлап-биеп, уеннар уйнап, Кыш бабайга гына дип әзерләгән шигырьләрен сөйләп, балалар күңелле ял итте, кайтканда кулларына тапшырылган күчтәнәчләре тулы Яңа ел капларына янә бер куанды.      
«Театрда – Яңа ел» дип аталган әлеге хәйрия акциясен Гаилә елы кысаларында «Таттелеком» ААҖ белән Камал театры, Казанның Совет районы социаль яклау бүлеге шушы районда яшәүче күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырган. Театр директоры Шамил Зиннуров: «Камал театры бу сезонда балалар өчен 7 гыйнварга кадәр барлыгы 11 Чыршы бәйрәме үткәрә һәм бүгенгесе - аның беренчесе генә әле. 7-8 еллап Чыршы бәйрәмен үткәрә алмадык без, чөнки ул чара зур чыгымнар таләп итә. Мондый бәйрәмне химаячеләрсез үткәрә торган түгел шул», - дип аңлатты.