Казан шәһәренә кертелгән өлешчә Биектау, Лаеш, Питрәч җирләре башкала районнарына бүленде

Нәтиҗәдә, республиканың элеккеге район җирләре, Казан районнары белән чиктәшлегенә карап, башкаланың Авиатөзелеш, Идел буе, Совет районнарына кертелде

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан ратушасында үткәрелгән шәһәр Думасының XXXVII сессиясенең II утырышында Биектау, Лаеш, Питрәч районнарының өлешчә җирләре башкала районнарына бүленде. Республиканың Биектау, Лаеш, Питрәч районнарының берөлеш җирләрен Казан муниципаль берәмлеге территориясе чикләренә күчерү  исә ТРның «Аерым муниципаль районнарның чикләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында»гы 2007 елның 28 декабрендә гамәлгә кертелгән 69-ЗРТ Законында каралган.
Шул хакта чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта яңа территорияләрне Казан районнарына кертү турында хокукый акт булмау сәбәпле, территориаль принцип буенча районнарга бәйле вәкаләтле булган ЗАГС, статистика, салым, юстиция, суд, эчке эшләр органнары һ.б. хезмәтләр мәсьәләләре буенча билгесезлек күзәтелә. Депутатлар кабул иткән карар нигезендә, яңа схема буенча республиканың элеккеге Биектау, Лаеш, Питрәч районнарының өлешчә җирләре, Казан районнары белән чиктәшлегенә карап, башкаланың Авиатөзелеш, Идел буе, Совет районнарына кертелде. Ә Казан шәһәре халык депутатлары Советының шәһәр районнары чикләре турындагы 1994 елның 9 декабрендәге 2-19 нчы, 1998 елның 26 мартындагы 6-11 нче, 1998 елның 24 декабрендәге 8-13 нче карарлары гамәлдән чыгарылды.