Табигатьне саклау буенча Казан зооботаник бакчасы - Европада беренче

Бельгиянең Антверпен шәһәре зоопаркы базасында үткәрелгән Европа зоопарклары һәм аквариумнары ассоциациясенең XXV конференциясендә шул хакта игълан ителгән

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 16-20 сентябрь көннәрендә Бельгиянең Антверпен шәһәре зоопаркы базасында Европа зоопарклары һәм аквариумнары ассоциациясенең XXV конференциясе үткәрелде. Ел саен уздырыла торган бу конференция барышында 2007/08 елда табигатьне саклау буенча Бака елына багышлап оештырылган кампаниянең нәтиҗәләре игълан ителде һәм Казан зооботаник бакчасы Европада беренче премиягә – «Алтын диплом»га ия булды, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте. Ә икенче урынга, ягъни «Көмеш диплом»га Париж зоопаркы лаек дип табылган.
1988 елда оешкан Европа зоопарклары һәм аквариумнары ассоциациясенә хәзерге вакытта 34 илнең 261зоопаркы һәм аквариумы керә, шуларның 4се – Россиянеке. Ассоциациягә туплану табигатьне саклау, фәнни-агарту эшчәнлекләрен нәтиҗәлерәк итәргә, җир йөзеннән югалып бара торган хайваннарны үрчетү буенча әзерләнгән программаларны тормышка ашырырга өстәмә мөмкинлекләр бирә.
1996 елдан бирле әлеге оешмада әгъза булып торган Казан зооботаник бакчасы амфибияләрне саклауга юнәлтелгән кампаниядә катнашып, төрле чаралар үткәргән: Бака елына багышланган бәйрәмнәр, зоовикториналар, күргәзмәләр, кардан ясалган сыннар конкурсы һ.б. Чөнки амфибияләрнең югалып бара торган һәм сирәк төрләрен саклау мәсьәләсенә генә түгел, ә гадәти төрләренә дә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү төп максат булып тора.