Казан мэры И. Метшин: “Без яшьләребез белән гаять горурланабыз”

Казан Ратушасында яшьләр сәясәтен үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләргә шәһәр бүләкләре тапшырылды

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан Ратушасында яшьләр сәясәтен үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләргә шәһәр бүләкләре тапшырылды. Чара 27 июнь — Россиядә Яшьләр көне уңаеннан уздырылды.

Тантананы Казан мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. “Яшьләр проекты ул − хәзер икътисадый, социаль мәсьәләләрнең тулы бер комплексы, демографиядә һәм фәндә, мәгарифтә, торак сәясәтендә алга китеш. Ил Президенты Владимир Путин сүзләренчә, яшьләр — студентлыкны, инвестицияләрне һәм кеше капиталын дәвам итүчеләр, - дип башлады ул чыгышын. – Бу җәмгыятьнең иң динамикалы һәм йомшак өлеше. Нәкъ менә ул республиканы, шәһәрне, чынннан да, уңышлы һәм көндәшлеккә чыдам итә ала. Әмма алар ярдәм, яшәү өчен уңайлы шартлар һәм социаль гарантияләр таләп итә”, - диде мэр һәм яшьләрнең үсеше өчен комачаулый торган киртәләрне бетерүдә җитәкчелеккә ярдәм итәргә өндәде.

Казан шәһәре башлыгы фикеренчә, яшьләр сәясәте өлкәсендә генә һөнәри бәйрәм үз асылына туры килә. Ул шулай ук Яшьләр көнендә тагын да активрак эшләргә һәм 30 яшькә кадәр булган гражданнар өчен бәйрәм оештырырга кирәклеген дә искәртте.

“Без яшьләребез белән гаять горурланабыз, чөнки алар − иң алдынгылар. Яшьләр вакыт белән бергә атлый һәм яңа технологияләр белән бергә үзгәрә. Алар зур җиңүләргә ирешергә әзер. Без эшебезне киләчәктә дә дәвам итә алырлык һәм дәүләтне, республикабызны, шәһәребезне үстерергә файдалы булган киң масштаблы проектларны тормышка ашырырга сәләтле алмаш тәрбиялибез”, - дип чыгышын тәмамлады Илсур Метшин.

Татарстан башкаласы мэры иң элек Казанның Мактау грамоталарын тапшырды. Әлеге бүләккә лаек булучылар арасында ТР Муниципаль берәмлекләр советы башкарма секретаре Александр Барышев, ТР Президенты дәүләт протоколы идарәсе җитәкчесе Игорь Савельев, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов бар иде. Мэрның шәхси Рәхмәт хаты исә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Бикмуллинга тапшырылды.

“Казанга бик яхшы хезмәт иткән өчен” күкрәк билгесе белән, күп еллар хезмәт куйган һәм каланың хореография сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен өстәмә белем бирү “Шарм” сәнгать үзәге педагогы Геннадий Скалозубов бүләкләнде. Сүз уңаеннан, бүген ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шундый ук бүләккә “Подросток” яшүсмерләр клублары берләшмәсе директоры Гүзәл Хәбибуллина да лаек булды.

Моннан тыш, Илсур Метшин берничә дистә якын кешегә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Дәүләт һәм муниципаль өлкәдә эшләүчеләр исә, һәрдаим ярдәм иткән өчен, мэрга рәхмәт җиткерде. “Алга таба да сезнең өметләрне акларга тырышырбыз”, - диде шәһәр бүләгенә ия булган “Кристалл” эстрада бию студиясе җитәкчеләренең берсе Ян Трибой.

Тантана яшь башкаручыларның иҗади номерлары белән үрелеп барды.

Искәртеп узабыз: Россия Яшьләр көне бәйрәм чаралары Казанда 3 көнгә исәпләнгән.