175 елга беренче тапкыр Казан медицина көллияте фармацевтлар чыгара

Бүген көллияттә 1775 студент белем ала

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). 28 июнь 13 сәгатьтә “Казан медицина көллияте” урта һөнәри белем бирү дәүләти автономияле мәгариф учреждениесендә зур вакыйга - 175 еллык тарихы булган уку йортында беренче тапкыр 28 студент “Фармацевт” дигән белгечлек буенча диплом алып чыгачак, шуларның 6сына кызыл диплом тапшырылачак. Көллият директоры Зөһрә Әнфәс кызы Хисаметдинова җитәкчелегендәге коллектив чыгарылыш укучылары тормышларындагы шушы тантаналы зур вакыйгага әзерләнә.

Казан медицина көллияте – Россиянең иң алдынгы һәм борынгы уку йортларыннан санала. Аның тарихы 1837 елда ачылган ир балалар фельдшерлык мәктәбеннән башланып киткән. Узган гасырның 30 нчы елларына кадәр көллият, ә ул вакытта Казан фельдшерлык-акушерлык мәктәбе, республикадагы медицина хезмәткәрләре әзерләп чыгара торган бердәнбер уку йорты булган. 1941 елда аны 214 кеше тәмамласа, Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп барлыгы 799 (!) медик әзерләп чыгарган.

Бүген көллияттә 1775 студент белем ала. Шәфкать туташлары эше, дәвалау эше, акушерлык эше, стоматология ортопедиясе, лаборатор шартларда диагноз кую кебек һөнәрләрдән тыш, соңгы өч елда фармация бүлеге дә ачылып, уңышлы эшләп килә. Хәзерге вакытта фармацевтларны аптекаларда дару белән сату итүче буларак кына күрергә ияләнгәннәр. Бу – ялгыш фикер. “Фармация” сүзе грек теленнән дару дигәнне аңлата. Әлеге һөнәр ияләре әле үзләренең борынгыдан килгән һөнәрләренә тугры калып, туган төбәгебездә үсә торган үләннәрне өйрәнеп, алардан мең төрле авырудан дәва булырлык дарулар да уйлап таба.

Бу елны Казан медицина көллияте 436 кешене һөнәрле итә. Көллият җитәкчелеге 2013 елгы чыгарылышның барысы да (шәфкать туташы, фельдшер, акушер, фармацевт, стоматолог-ортопед, лаборант кебек белгечлек алып чыгучылар) республикабызның сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә урнашып, бик озак еллар хезмәт куяр дип өметләнә.

Казан медицина көллияте әлеге куанычлы вакыйганы уртаклашырга якын дусларын чакыра, диелә әлеге уку йортыннан “Татар-информ” агентлыгына юлланган хәбәрдә.