З.Вәлиева: «Универсиада барган көннәрдә Казан үзенең милли үзенчәлеген күрсәтергә тиеш»

Депутатлар «2008-2012 елларга Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы»ның үтәлеше белән танышты
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясендә «2008-2012 елларга Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы»ның үтәлеше турында хисап белән чыккан Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов: «Муниципаль хезмәткәрләр арасында Татарстан Республикасының ике дәүләт телен белүгә тест үткәрелде. Казан шәһәре Башкарма комитетының 1535 хезмәткәре әлеге тестны үтте. Канәгатьләнерлек нәтиҗә күрсәткән хезмәткәрләр белән рус теленнән гамәли дәресләр алып барыла, татар телен белмәүче хезмәткәрләр Казан дәүләт университеты каршында эшләп килгән квалификация күтәрү буенча курсларга җибәрелде», - дип белдерде.
Докладчы сүзләренчә, «Күп милләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгенең 22 милли бүлекчәсендә әрмән, яһүд, украин, мари, чуваш һ.б. милләт балаларына туган телләрендә белем бирү буенча эш дәвам итә. Ел саен «Заречье» сәламәтләндерү лагере эше, төбәкара лагерь рәвешендә итеп, татар телендә аралашу буенча оештырылган. Һәр елдагыча, Казанда милли бәйрәмнәр, милли мәдәният көннәре үткәрелә, төрле номинациядәге конкурслар оештырыла һ.б. Программаны тормышка ашыру максатыннан исә бюджеттан 14786 мең сум акча каралган.
Әмма программаның үтәлешен  системалы рәвештә тикшереп торган Казан шәһәре Думасының социаль яклау, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе билгеләнгән барлык чараларның тулы күләмдә үтәлмәвенә депутатларның игътибарын юнәлтеп, хезмәт күрсәтүнең барлык өлкәләрендә дә халык белән эшләүдә, рәсми документлар әзерләүдә, шәһәрнең тышкы бизәлешендә татар теле кулланылмый, татар телендәге тукталыш атамаларында хаталар күп дип белдерә.
Шуларга өстәп, 2007/2008 уку елына 5 татар мәктәбе «кыскартылган», киләсе уку елына тагын 3есе ябылачак. Сәбәбе: татар мәктәпләренең торышы авыр хәлдә булуы (аларның кайберләре элеккеге балалар бакчасы бинасында), уку йортлары челтәрен оптимальләштерү нәтиҗәсе, татар һәм рус телләрендә эшли ала торган педагогик кадрларның җитмәве, милли компонентны бетергән мәгълүм федераль закон нәтиҗәсендә кимегән мөмкинлекләр һ.б. Әлеге мәсьәләне күтәреп алып, сессия эшендә катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева: «Казан Универсиадага әзерләнә. Россия күп милләтле ил буларак шундый үзенчәлеге белән дөнья күләмендә танылган. Ә Татарстан башкаласы Казан шундый үзенчәлек күрсәтә алырмый? Телне үстерү – ул әле кабул ителгән программа гына түгел, ул мәгълүмати технологияләр, мохит һәм башка төрле компонентлардан торган һәм комплекслы башкарыла торган гамәл. Татар мәктәпләрен ябып, шәһәрнең милли төсмерләрен бетерә барып, Универсиадага килгән чит ил кунакларына без бу мәсьәләдә нинди үзенчәлегебезне күрсәтә алабыз? Күп милләтле Татарстанның башкаласы Казанны бөтен дөньяга үрнәк шәһәр буларак күрсәтә алырга тиешлегебезне онытмаска кирәк», - дип басым ясап әйтте.