«Рок – наркотикларга каршы» акциясе 2 июльгә күчерелгән

Акциядә «Conspirators», «Seattle express», «Не приклоняться» рок-төркемнәре катнашачак
          (Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) 26 июньдә 16.00 сәгатьтә Бауман урамында булырга тиешле «Рок - наркотикларга каршы» дип аталган акция 2 июльгә 16.00 сәгатькә күчерелгән (үткәрү урыны шул ук кала).
 
           Казан шәһәре мэриясеннән алынган хәбәргә караганда, башкалабызның Вахитов районы хакимияте тарафыннан яшьләр өчен оештырылган әлеге чарада «Conspirators», «Seattle express», «Не приклоняться» рок-төркемнәре катнашачак. Акциянең концерт программасы барышында волонтерлар наркотик куллануга каршы агитация эше алып барачак. Анда наркотик матдәләрнең зыяны һәм аларны куллануга каршылык күрсәтү турындагы эчтәлекле буклетлар өләшү, үзара аралашу һ.б. күздә тотыла.