Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе

Чираттагы сессиядә башкала тормышына нисбәтле 23 мәсьәлә каралачак

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан Ратушасында шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә башкала тормышына мөнәсәбәтле 23 мәсьәлә каралачак.

Аерым алганда, депутатлар наркотиклар куллануга каршы профилактика, Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, башкаланың тирә-як мохитен сәламәтләндерү һәм торак программаларын тормышка ашыруның барышы һ.б.лар хакындагы чыгышларны тыңлап, проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәк. Анда шулай ук муниципаль учреждениеләрнең аренда өчен түләү, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында да сүз булачак.