Кадыйр Төпбаш: “Казан халыкара мәйданда елдан-ел зур роль уйный”

Татарстан башкаласында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр”нең Евразия бүлеге үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырыла

 (Казан, 26 март, “Татар-информ”). Казанның халыкара мәйдандагы роле елдан-ел арта бара, ул, үзе турында бөтен дөньяга җиткереп, яңа дәрәҗәләргә чыга. Татарстан башкаласында үткәрелгән спорт чаралары да, мәдәни чаралар да югары дәрәҗәдә була, алар шәһәрнең үсешенә этәргеч бирә һәм уңай үзгәрешлргә китерә.

Бу хакта “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы президенты, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр”нең Евразия бүлеге үсеше мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә белдерде. Хәзерге вакытта ул ТР башкаласы Казанда хезмәти сәфәрдә.

Казанга дүртенче тапкыр килүче “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” президенты Кадыйр Төпбашны әлеге оешманың вице-президенты, Евразия бүлеге президенты, Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында сәламләде. “Безнең һәр очрашуыбыз – сәяси тәҗрибә, лидерлык һәм нәтиҗәлелек дәресе”, - дип билгеләде ул.

Казан мэры “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасы эшчәнлегенең әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Аның ярдәмендә муниципалитетлар шәһәр төзелеше сәясәтенең актуаль мәсьәләләре чишелешенең уңай тәҗрибәсен уртаклаша алулары мөһим. Шулай ук ул Истанбулның конфессияара мөнәсәбәтләрне җайлау, инновацияләрнең гармонияле кушылмасы һәм традицияләрне саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен, аларны Казанда да уңышлы гына кулланып булганлыгын искәртте. “Карарлар кабул иткән вакытта, мин аларны Истанбулныкы белән чагыштырам: без әлеге шәһәрнең тәҗрибәсенә таянабыз һәм аның кебек булырга омтылабыз”, - дип нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин һәм Кадыйр Төпбашка ярдәме һәм Казанга карата булган игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Истанбул мэры, үз чиратында, һәр килгән саен Татарстан башкаласында барган уңай үзгәрешләрне күрүен билгеләде. “Казан халыкара мәйданда елдан-ел зур роль уйный һәм, үзе турында бөтен дөньяга белдереп, яңа дәрәҗәгә чыга”, - диде Кадыйр Төпбаш. Ул Казанның бай тарихы һәм мәдәнияте турында бөтен дөньяга җиткерә алуы турында белдерде.

Кадыйр Төпбаш Истанбулның туризм өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе турында сөйләп үтте: соңгы берничә елда туристлар агымы 2,8 млн-нан 12 млн кешегә кадәр җиткән. Истанбул мэры сүзләренә караганда, Казан да шул юл буенча хәрәкәт итә.

Утырыш барышында чарада катнашучылар “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының Евразия бүлеге эшчәнлеге турындагы хисап тыңлады, дип хәбәр итә Казан каласы Дәүләт Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.