Казанда “Әниемнең ял көне” шәһәр конкурсы уза

Бүген Казанда Гаилә елы кысаларында “Әниемнең ял көне” дип исемләнгән шәһәр конкурсы уза
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Казанда Гаилә елы кысаларында “Әниемнең ял көне” дип исемләнгән шәһәр конкурсы уза.
Акция 20 гыйнвар көнне башланган иде. Аның асылы шуннан гыйбарәт: шәһәр волонтерлары ял көннәрендә шәһәрнең күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен актив ял оештыра, шуның белән әти-әниләргә ялларын күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитетының өстәмә белем бирү һәм яшьләрнең социаль проблемалары бүлеге башлыгы Гүзәл Хәбибуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, бүгенге акциядә Авиатөзелеш районында яшәүче өч күп балалы гаилә катнашачак.
Г.Хәбибуллина сүзләренә караганда, һәр гаиләдә бишәр бала тәрбияләнә. Балалар Казан волонтерлары белән очрашачак, Аквапаркта булачак. Алар өчен шулай ук “Ирландия” кафесында көндезге аш оештыру күздә тотыла. Конкурс программасы белән үрелеп баручы әлеге чараны волонтерлар оештыра. Бу вакытта балаларның әниләрен матурлык салонында көтәләр.
Г.Хәбибуллина сөйләгәнчә, киләсе атнада әлеге акциядә Казанның Киров районында яшәүче күп балалы өч гаилә, ә бер атнадан соң – Идел буе, аннары Яңа Савин районнарында гомер итүче күп балалы гаиләләр катнашачак.
Казанда барлыгы 2115 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Әмма акция беренче чиратта 5 һәм аннан да күбрәк бала яшәүче гаиләләргә юнәлдереләчәк. Башкалабызда андыйларның саны 95кә җитә.