^Казанда термик эшкәртү ярдәмендә каймакның саклану вакытын арттырдылар

^Казанда термик эшкәртү ярдәмендә каймакның саклану вакытын арттырдылар

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан сөт комбинатында эшләнгән термик эшкәртелгән каймакның беренче партиясе иртәгә шәһәр сәүдә челтәрләре киштәләрендә җибәреләчәк. «Яңа» каймакның саклану вакыты элеккеге 5 тәүлек урынына 30 көнгә кадәр арттырылган. Бу термик эшкәртелү узу сәбәпле мөмкин булган. Ул каймак тетра-рэкс кәгазь пакетларында чыгарыла. Чыгару күләме тауарның соралуына бәйле булачак. Предприятиедә ышандыруларынча, «яңа» сөт продукты казанлылар күңеленә хуш килсә, аны җитештерү күләмен арттырачаклар.