Казанның быелгы бюджетының чыгым өлеше 25 млрд. 214 млн. сумга җитте

Шул рәвешле, чыгымнар 6 млрд. 503 млн. сумга арттырылды

 (Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының быелга соңгы XXVIII сессиясендә 2013 елга, планлы 2014 һәм 2015 елларга кабул ителгән муниципаль бюджетка үзгәрешләр кертелде. Бу хакта депутатлар алдына шәһәр Башкарма комитетының финанс комитеты башлыгы Айрат Гарипов аңлатма белән чыкты.

Аерым алганда, бюджетның керем өлеше 3 млрд. 285 млн. сумга артырылып, 21 млрд. 996 млн. сумга җиткерелде, чыгым өлеше исә 6 млрд. 503 млн. сумга арттырылып, 25 млрд. 214 млн. сум булды. Муниципаль бюджет дефицитының максималь чиге – 3 млрд. 217 млн. сум.

Беренчедән, өстәмә финанс ярдәм, ТР Хөкүмәте быел кабул иткән норматив актларга туры китерелеп, арттырылган: түләүсез башлангыч, төп, урта гомуми белем бирүне һәм балаларның каникул вакытында ялын оештыруга – 1 млрд. 344 мең сум субсидия; мәгариф дәүләт стандартын гамәлгә ашыруга – 617 млн. сум субвенция; мәгариф учреждениеләрен мәгълүмати тәэмин ителешкә – 2 млн. сум субвенция.

Икенчедән, тагын 1 млрд. 354 млн. сумлык өстәмә финанс ярдәм бар һәм алар түбәндәге юнәлешләргә каралган: гомумфайдаланылыштагы юллар салуга һәм модернизацияләүгә – 440 млн. сум, ТРның капиталь кертемнәре программасын гамәлгә ашыруга – 255,8 млн. сум, яшь гаиләләргә торак алыр өчен субсидияләр бирүгә – 31 млн. сум, класс җитәкчелеге өчен түләүгә – 55 млн. сум, муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләргә кызыксындыру чарасы буларак өстәмә түләмнәргә – 79 млн. диярлек сум, үзәкләштерелгән бухгалтерияләр хезмәткәрләренең һәм мәгариф учреждениеләр бухгалтерларының хезмәт хакын арттыруга – 31,5 млн. сум, муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләрен матди кызыксындыру максатына – 41 млн. сум, муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә – 1,7 млн. сум, муниципаль учреждениеләрне карап тотуга – 214 млн. сум, “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең алып бетермәгән керемнәрен каплауга – 27 млн. сум, Казан зооботаника бакчасында һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ремонт эшләренә – 11 млн. сум, гомумшәһәр чараларын уздыруга – 23 млн. сум. Бюджетның чыгым өлешендә, шулай ук, республика бюджетыннан 2012 елда алынган һәм 2013 елның 1 гыйнварына кадәр файдаланылмаган финанс ярдәмнең калган өлеше хисабына 1 млрд. 800 млн. сум юллар салуга һәм реконструкцияләүгә каралган булып, ул сумма шушы ук максатларга җибәрелә.