Казан шәһәре Думасы карамагында яшьләр советы, яки яшьләр парламенты булдыру тәкъдиме булды

Казан каласы Думасы сессиясендә вузара инициативалар яки күп функцияле үзәк, Яшьләр сарае кебек, махсус бина төзү зарурияте әйтелде

 (Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы Думасының XXVIII сессиясендә депутатлар шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Мироновның Татарстан башкаласында яшьләр сәясәте турындагы мәгълүматын тыңлап фикерләшкәч, башкалада балалар һәм яшьләр белән эшләү системасы булдырылуын таныды.

С.Миронов, шәһәрнең югары һәм урта һәнәри уку йортларында 150 меңнән артык студент укый, шуларның 5 меңнән артыгы дөньяның 70 иленнән килгән, гомумән алганда, Казанда яшәүчеләрнең өчтән бере - яшьләр, диде һәм, алар үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда турыдан-туры катнаша алсын өчен, шәһәр Думасы карамагында, Мәскәү һәм Пермьдәге кебек, яшьләр советы, яки яшьләр парламенты булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Шулай ук аннан соң чыгыш ясаучылардан, Казанда вузара инициативалар яки күп функцияле үзәк, Яшьләр сарае кебек махсус бина сораучы булды. Ләкин мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин, булган биналарны максималь файдаланырга кирәк, Универсиадага дип төзелгән биналар күп – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән килешегез, дип махсус бина төзү тәкъдимен кире какты. Мисалга, Универсиада авылы янындагы Халыкара мәгълүмати үзәк шуңа ярашлы, дигән тәкъдим исә җавапсыз калды.

Дума исә Казан каласында яшьләр сәясәте концепция эшләргә кирәклеге турында карар кабул итте. Анда яшьләрнең социаль-икътисади торышына, тәрбияләнешенә, белем алуына, рухи һәм физик үсешенә, иҗади сәләтләрен арттыруларына ярдәм итү; яшьләрнең җәмгыятьнең сәяси тормышында катнашуына һәм җәмгыять өчен әһәмиятле инициативаларын гамәлгә ашыруда шартлар тудыру; яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү; яшьләр арасында этнослар һәм конфессияләр арасында толерантлык дәрәҗәсен арттыру, этнослар һәм (яки) конфессияләр мөнәсәбәтендә дошманлык нигезендә яшьләрнең экстремистик оешмалары формалашуга юл куймау һ.б. мәсьәләләр өстенлекле яклар буларак күрсәтелә. Әлеге концепция Дума каралышына 2014 елга калдырылды. Моннан тыш, Дума ТР Хөкүмәтенә Казан муниципаль балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлауга һәм җиһазлар сатып алуга 2014 елга капиталь кертемнәр программасы буенча финанслау суммасын арттыруны сорап мөрәҗәгать итәргә булдылар.

Думаның шулар хакындагы карары үтәлеше шәһәр Думасының яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча даими комиссиясе (И.Сивов) контролена куелды.

Соңыннан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов яшьләр сәясәте турында фикер уртаклашты. Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруда эш “йөгенең” авыр башы шәһәр җилкәсенә төште, дип, олы рәхмәт белдерде.