Казан Думасы депутатлары капиталь чыгымнар программасында үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертте

Әлеге үзгәрешләр федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан өстәмә рәвештә 1764,78 млн. сум күләмендә акча керүенә бәйле

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2008 елга Казан шәһәренә социаль өлкәгә дип 8595,72 млн. сум капиталь кертем булган, шуларның 730,67 млн. кадәре федераль бюджеттан, 4562,99 млн. сумы республика бюджетыннан, 2961,29 млн. сумы шәһәрнең үз бюджетыннан, 340,77 млн. сум күләмендә казанлылар кесәсеннән.
 Казан шәһәре Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов депутатларны капиталь чыгымнар программасындагы кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды.
 Ул китергән мәгълүматларга караганда, әлеге үзгәрешләр федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан өстәмә рәвештә 1764,78 млн. сум күләмендә акча керүенә бәйле. Федераль бюджеттан  каралган 77,32 млн. сум Зур Казан боҗрасы төзелешенең I чиратына кергән Оренбург трактыннан алып Ферма Шоссесына кадәрге участокта юл салуга, метрополитен төзелешенә тотыла. Ә инде Татарстан бюджетыннан өстәмә 418,38 млн. сум акчаның 29,11 млн. сумы 3 нче гимназияне, 18 нче мәктәпне, Үзәк шәһәр клиник хастаханәсен, «Роза ветров» социаль тернәкләндерү үзәген, үзәк стадионны капиталь ремонтлауга; 100 мең сумы татар телендә белем бирелә торган 12 нче гимназиягә «ПАЗ» автобусы алуга; 426 млн. сумы муниципаль милекне арттыруга, төгәлрәге, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе буенча мәнфәгатьләргә  китәчәк.
Болардан кала, республика бюджетыннан метрополитен төзелешенә 1 млрд. сум өстәмә акча бүлеп бирелгән.
Казан шәһәре бюджетыннан исә 269,08 млн. сум күләмендә өстәмә акча карала һәм шуның 256,78 млн. сумы  капиталь ремонтка, 9,84 млн. сумы җиһазлар алуга һ.б. тотыла.
Депутатлар ягыннан болар буенча нинди дә булса тәкъдимнәр булмады, нәтиҗәдә, сессиядә күзгатылган мәсьәлә кабул ителде.