Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Театрда – Яңа ел» хәйрия акциясе була

Совет районында яшәүче күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган ул чарада ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Т.Ларионова да катнашачак
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 26 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанның Совет районында яшәүче аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар өчен башланачак әлеге чарада ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова да катнашачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.
 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Театрда – Яңа ел» хәйрия акциясе Совет районы хакимияте, Камал театры һәм «Таттелеком» компаниясе белән берлектә Гаилә елы кысаларында үткәрелә. Бәйрәм программасында Илгиз Зәйниев әсәре буенча әзерләнгән «Бәби» спектакле күрсәтү, Кыш бабай катнашында шау-шулы тамаша уздыру каралган.