Россия шәһәрләре берлегенең гомуми җыелышы декабрь аенда Мәскәүдә узачак

Бүген исә Россиянең зур шәһәрләре берлеге белән регионара ассоциацияләр көчләрен берләштерү мәсьәләсе һәм берлек идарәсе эшендә сүлпәнлек күрсәткән 2 кеше урынына 4 кандидатура каралган, болар декабрьдә хәл ителәчәк
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында үткәрелгән Россия шәһәрләре берлегенең җыелышына әзерлек мәсьәләләре буенча идарә утырышында Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Иркутск, Чиләбе, Пермь, Самара, Ярославль шәһәрләре башлыклары һәм вәкилләре,  Россиянең Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш шәһәрләре берлегенең башкаручы дирекциясе директоры Александр Васильев, Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең башкаручы директоры Владимир Репринцев, «Внешэкономбанк»ның дәүләти һәм шәхси хезмәттәшлеге үзәге директоры Александр Баженов катнашты.
Утырышта Россия шәһәрләре берлеге президенты – Екатеринбург шәһәре мэры Аркадий Чернецкий билгеләп үткәнчә, кайбер проблемалар булса да, Россия төбәкләрендәге вазгыять чагыштырмача тыныч, берлеккә кергән шәһәрләрнең үсеше сизелерлек.
«Внешэкономбанк»ның дәүләти һәм шәхси хезмәттәшлеге үзәге директоры Александр Баженов докладында муниципаль икътисадны үстерүдә дәүләти-шәхси хезмәттәшлекнең роле турында сүз башлап, банк катнашкан проектлар белән таныштырды. Алар, нигездә, зур шәһәрләрнең төзелеш, юллар салу һ.б. инфраструктураларга нисбәтле. Докладчы басым ясап әйткәнчә, ләкин проектлар бик авырлык белән тормышка ашырыла, шулай да, банк зур шәһәрләр белән хезмәттәшлеккә, квалификацияле инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәмгә әзер.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исә Казанның 2013 елда Универсиада үткәрүгә бәйле үсеш преспективалары белән таныштырды һәм бүгенгә Универсиада өчен 28 спорт объекты әзер, 2012 елга кадәр тагын 36 спорт объектын төзисе, юл инфраструктурасын заман таләпләренә туры китереп тәртипкә китерәсе бар, дип белдерде.
Берлек президенты Аркадий Чернецкий: «Һәр шәһәрнең кайсы да булса өлкәдә үзенчәлекле тәҗрибәсе була, Россия шәһәрләренә бер-берсеннән уңай тәҗрибәне өйрәнеп, кирәкләрен үзендә куллану яңадан нәрсәдер уйлап табудан азат итә һәм үсешкә этәргеч бирә. Россия шәһәрләре берлегенең төп максатларының берсе нәкъ менә шунда, - дип искәртте. - Берлекнең еллык җыелышы декабрь аенда Мәскәүдә узачак.  Ләкин анда нинди дә булса зур үзгәрешләр булмаячак. Бүген исә Россиянең зур шәһәрләре берлеге белән регионара ассоциацияләр (мәсәлән, Идел буе, Себер, Урал, Төньяк-Көнбатыш ассоциацияләре) көчләрен берләштерү мәсьәләсе каралды һәм ул декабрьдәге җыелышта хәл ителәчәк», - дип аңлатма бирде. Аркадий Михайлович сүзләренчә, берлек идарәсе эшендә сүлпәнлек күрсәткән 2 кеше урынына бүген 4 кандидатура каралган, шулардан сайларга туры киләчәк.
«Бүген Казан шәһәре мэры 2013 ел Универсиадасына әзерлек буенча бик кызыклы чыгыш ясады. Спорт объектлары төзелеше турында сөйләгәндә, бик тәэсирләнеп тыңладык. Казанга бу мәшәкатьләрдә матди ярдәм итә алмасак та, мораль яктан без Татарстан башкаласы белән бергә», - дип белдерде берлек президенты. Үзе җитәкчелек иткән Екатеринбург шәһәрен исә Аркадий Чернецкий, ул эшлекле кешеләр өчен төзелгән инфраструктурасы белән кызыклы, Россиядә бу өлкәдә лидер булып тора, ә ваклап сату буенча Россиядә товар әйләнеше мәсьәләсендә аңа тиңнәр гомумән дә юк, 1 млн. кв.м. мәйданда торак төзелеше белән дә мактанырлыгыбыз бар, диде.
 Искәртеп үтәбез: Россия шәһәрләре берлеге 1991 елда Россиянең 90 зур һәм кечкенә шәһәрләрен бер канат астына җыйган, идарәсе 2 елга бер сайлана, гомуми җыелыш югары идарә органы булып тора. Берлекнең хәзерге президенты 2001 елда сайлап куелган.